Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ач,шигърият, серләреңне..." - шигърият бәйрәме

     21 март Бөтендөнья поэзия көне уңаеннан китапханәдә  «Ач, шигърият, серләреңне...»  исемендә шигърият сәгате үткәрелде. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Анда  күренекле шагыйрьләребезнең иҗатларын яктырткан китаплар урын алды. Чара барышында , китап укучылар яратып укыла торган Ә.Атнабаевның «Туган җирем» , «Йөрәк белән сөйләшү , Р.Вәлиевның«Урман җыры», «Әнкәйгә хат», М.Мирзаның «Чорында бердәнбер була », мәхәббәт җырчысыР.Гаташның «Кайт, Ләйлә»,«Бәхетемннән аермагыз» шигырьләре  аеруча күңелләргә хуш килде. Укыган шигырьләр буенча әңгәмә кордык, һәркем үз фикерен җиткерде. Китап укучыларыбыз,  шагыйрләбезнең иҗаты белән якыннан күргәзмәдәге китаплар аша таныштылар һәм әле укылмаган китапларын яздырып өйләренә алдылар.