"Яңа ел әкиятләре - бездә кунакта" - уен - викторина
8 январь көнне, балаларның кышкы каникуллары вакытында китапханәдә « Яңа ел әкиятләре - бездә кунакта » исемендә викторина уены үткәрелде. Кичә өчен яңа ел турындагы әкият китапларыннан күргәзмә төзелде. Кичәне:“ Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә”-дигән кереш сүз белән башлап җибәрдек.Тылсымлы әкиятләр дөньясына сәяхәт ясап, балаларның яраткан әкиятләрен искә төшердек. Алар алдан әзерләнгән викторина сорауларына бик төгәл һәм оста җавап бирделәр. Сораулар төрле иде: әкият геройларын танырга,укылган өзекнең нинди әкияттән икәнен әйтергә, “Шүрәле” әкиятенең геройларын санарга,җәнлекләр җыелып яши торган йортны атарга ? һ.б.