"Якташ шагыйрьләребез иҗаты" - әдәби кунакханә
11 март көнне, китапханәдә «Якташ шагыйрьләребез иҗаты» исемендә Әдәби кунакханә үткәрелде. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде.Чара барышында М.Әгъләмовның “Бердәнбер “ балладасы, “Шагыйрь авылда”, “Еракка китеп кара”, Р.Ахунҗанованың “Туган як кадере”, “Чишмә җырын көйлим", "Балачагым эзләп" шигырьләрен укып, фикер алыштык.Якташыбыз Мөнир Талиповның "Әбиләр чуагы" китабыннан "Әниемнең куллары", “Әбиләр чуагы”, “Басуда үсә шикәр” исемле шигырьләрен укыдык. Укыган шигырьләр буенча әңгәмә кордык. Китап укучыларыбыз, якташ шагыйрләбезнең иҗаты белән якыннан күргәзмәдәге китаплар аша таныштылар.