Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ямьле яз килде" - рәсем дәресе

19 март көнне, «Умырзая» балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы очрашуга җыелдык.

Язның беренче ае ахрына якынлаша. Шулай булса да көннәр суык тора, гөрләвекләр агарга ашыкмый. Балалар белән яз аенда була торган үзгәрешләрне күзаллап «Ямьле яз килде»  темасына рәсемнәр ясадык. Ясаган рәсемнәрдән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар белән яз турында әңгәмә үткәрелде. “Язгы табигать нинди була”, “Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр? сорауларына балалар, ясаган рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар турында бик теләп җавап бирделәр.