"Каләме нур сибә" - китап укучылар конференциясе
15 март көнне китапханәдә, китап укучылар конференциясе, журналист-язучы Г.Галимуллинаның «Кояшлы дала кызы» әсәре буенча уздырылды. Кичәгә урта буын һәм олы яшьтәге китап укучылар чакырылдылар. Авторның тормыш юлы,иҗаты белән китапханәче тарафыннан якынрак таныштырды.
Кичә өчен “Каләме нур сибә” дигән исемендә күргәзмә төзелде. Г. Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Җиләкле тау сере”, “Алтын ачкыч” дигән әсәрләре белән үтеп керде.Укыган китапны эчтәлеген искә төшереп, кыскача танышып,андагы вакыйгалар турында фикер алышу бик җанлы барды. укучылар яратып өлгергән «Кояшлы дала кызы» әсәрендә, Сания образәы аша татар гаиләсенең нинди генә авыр сынаулар аша узса да, белемгә, диненә һәм туган җиренә булган олы мәхәббәтенә тугры йөрәге тасвирлана. Элекке Әлмәт районы башлыгы, хәзер элемтә министры булып эшләүче Айрат Хәйруллинның әбисе – Сания апа Сәлимова хакында бара. Шушы апаның әби – бабалары репрессияләнеп, Урта Азиягә җибәрелүләре китап укучыларда төрле фикерләр һәм бәхәсләр тудырды. Кичәдә һәркем үз фикерен җиткереп,уңай һәм тискәре образларга анализ ясады, әсәрдән өзекләр кычкырып укылды.