Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ягез әле, кызлар!" - уен - ярыш

8 март көнне, «Культурные выходные» акциясенең «Вам любимые» исемдәгесенә кушылып, язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан,  Түбән Лоҗы  клубында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Ягез әле кызлар» исемендә уен – ярыш үткәрелде. Бәйрәмгә 6,7 сыйныф укучылары чакырылды.

– Халыкара  хатын – кызлар көне – иң якты, иң матур бәйрәмнәрнең берсе.Балалар «Йолдызлар», «Тюльпаннар»  командаларына бүленделәр. Чара барышында һәр команда әниләр көненә, «Под шуба» , «Оливье» бәйрәм салаты рецептларын язып  укып аңлаттылар. Ике команда да әниләренә бүләккә төсле картон кагәзьләрдән открыткалар ясадылар. Кызлар яулыклардан , блузка һәм юбкалар ясап, мода күрсәттеләр.Шулай ук кызлар чәчләргә матур прическалар ясауда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан  «Йолдызлар»,  «Җырлыйк әнием турында» ,  «Тюльпаннар» , «Әниемә»  җыры белән әниләренә бәйрәм бүләге булып яңграды. Соңыннан жюрига сүз бирелде, җиңүче   «Йолдызлар»  командасын котлап һәр ике командага да, баллы бүләкләр тапшырды.    Кичә бик күңелле үтте.