"Кадерле әниемә" - кул эшләре дәресе
5 март көнне, “Умырзая” балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы очрашуга җыелдык.
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае – март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме 8 март Хатын – кызлар көне. Шул уңайдан балалар белән әниләрен бәйрәм белән котларга, открыткалар ясадык. Күңел җылысын биреп эшләгән эшләре , окрыткаларда чагылды һәм бик матур килеп чыктылар. Эшләгән открыткалар буенча “Кадерле әниемә” исемендә күргәзмә оештырылды.