Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яшел чыршы" - рәсем дәресе

6 январь көнне, «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән яңа елның беренче очрашуга җыелдык.  Балаларның кышкы каникулларын күңелле итеп үткәрү уңаеннан  китапханәдә  “Яшел чыршы”  исемендә рәсем дәресе үткәрелде. Балалар  аппликация кулланып яшел чыршыны, төсле кәгазьләрдән кисеп каты картонга ябыштырдылар . Балаларның күңел җылысын биреп эшләгән эшләре бик матур килеп чыкты.Китапханәдә балаларның рәсемнәре буенча күргәзмә оештырылды. Дәрес ахырында исә балаларга Кыш бабайның баллы күчтәнәчләре бирелде.