Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Куян кызы" - бергәләп уку

15 январь көнне, «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән чираттагы чарага җыелдык. Балалар  язучысы А.Алиш иҗатына сәяхәт кылдык. Балалар өчен язган әкиятләре белән таныштык. Шагыйрьнең балаларның бик яратып укый торган “Куян кызы” әкиятен бергәләп кычкырып укыдык. Әкият буенча фикер алыштык:  “Табиб Куян кызына нинди киңәш бирә”, “Ни өчен ул, әнисе сүзен тыңламаган?” сорауларга балалар теләп җавап бирделәр. Чарада – 5 бала катнашты.