"Балаларның якын дусты" - бергәләп уку
5 январь көнне, балалар шагыйре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан «Балаларның якын дусты» исемендә балалар белән кычкырып уку үткәрелде. Шагыйрьнең балалар өчен язган китапларына күзәтү үткәрелде. Кичәгә мәктәпкәчә, 4,6 сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында Р. Корбан иҗаты белән таныштык. Аның “Кыш бабайның шуклыгы”, “Суык көндә”, “Мин бәйрәмнәр яратам” “ Чыршы” һ.б. шигырьләрен бергәләп укыдык. Шагыйрьнең “Минем туган көнемдә” китабыннан кыш фасылына, Яңа ел бәйрәменә багышланган табышмаклары буенча " Бул зирәк, әйт тизрәк" уенын оештырды. Бергәләп табышмакларга җаваплар эзләдек. Кичә өчен оештырылган “Балалар күңеленә юл” исемендә китап күргәзмәсенннән балалар бик теләп китапларын яздырып өйләренә алдылар. Чарада – 6 бала катнашты.