Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яжа ел уеннары" - ачык һавада уен

       4 январь көнне, мәдәният йорты каршында , балаларның кышкы каникулларын  кызыклы уздыру уңаеннан «Яңа ел уеннары» исемендә ачык һавада,  күңелле чара  үткәрелде. Балалар кар атышып уйнадылар, чанада шудылар.

 Аннары балалар ике командага бүленеп , «Таудан иң тиз төшүче», «Ледянкада ярышу», «Таудан төшеп, иң зур юл үтүче» ярышларында көчләрен сынаштылар.

 Балалар саф һавада уйнап, күтәренке күңел белән таралыштылар. Чарада 4 бала катнашты.