"Нәниләргә үзе күчтәнәч"
12 январь көнне, балалар шагыйре Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан «Нәниләргә үзе күчтәнәч» исемендә шигырият сәгате үткәрелде. Гомерен табиб һөнәре белән бәйләгән Нәкыйп Каштанов , балалар өчен бик күп китаплар яза. Кичә өчен язучының иҗатын яктырткан «Канатлы чәчәкләр» исемендә китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды.
Чара барышында язучының «Төлке операциясе», «Читекле алмагач», «Күчтәнәч» китапларыннан өзекләр укып, фикер алыштык. «Кайсы ай бу? китабынннан» ел фассылларын, табигать күренешләре белән тасвирлап язылган һәрбер айның үзенчәлеген танып, шигъри табышмакларга җаваплар таптык.