Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кыш бабай - бездә кунакта" - әдәби кунакханә

Тиздән яңа ел якынлаша. Шул уңайдан китапханәдә «Кыш бабай – бездә кунакта» исемендә тематик китап күргәзмәзсе оештырылды. Күргәзмәдә уенчыклар белән бизәлгән “Яңа ел елкасы” кар кызы белән кыш бабай һәм киләсе 2022 елның символы “тигр” бар. Шулай ук  “Яңа ел” турында балалар яратып укый торган шигырьләр, әкиятләр китаплары урын алды. Теләгән кешегә фотозонада  фотога төшү урыны булдырылды.

 6 сыйныф укучылары күргәзмәдәге китаплар белән танышып яңа ел бәйрәменә үзләренә шигырьләр сайладылар.

Соңыннан балалар  белән кыш турында шигырьләр,әкиятләр кычкырып укыдык. Балалар бик теләп үзләренә охшаган китапларны яздырып өйләренә алдылар.

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!