"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк" - очрашу кичә
3 декабрь халыкара инвалидлар көне уңаеннан китапханә, мәдәният йортында уздырылган чараларга килә алмаган инвалид авылдашларыбызның өйләренә барып хәлләрен белеп кайттым. Физик мөмкинлекләре чиклеләр – нык һзәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә нинди авыру – авырлыклардан көчлерәк булуларын исбатлыйлар. Авылдашыбыз Рамил да шундыйлардан. Нуретдинов Рамил һәм аның хатыны Фатыйма безнең килүне бик җылы кабул иттеләр. Рамилнең хәлләрен белеп аңа “Казан утлары”, “Сөембикә”, Сәхнә” һәм “Шәһри Казан газеталарын бирдем.
Рамил да саксызлык аркасында алган җәрәхәтләр аркасында, сәламәтлегенә зыян китерә. Ул тормыш сынауларына бирешмичә, матур итеп, алга карап, күпләргә үрнәк булып яши белә. Гаиләсендә сабыр, тормыш ипттәше Фатыйма белән ике ул үстерделәр. Ул бүгенге көнгә шөкер итеп, алар белән горурланып яши.Рамилга исәнлек- саулык, иң изге теләкләребезне җиткердек.
Тормыш булмый көю- сөюлесез,
Яшәү авыр сөелү – сөюсез.
Караңгыда якты караш кирәк,
Өшегәндә җылы сүз кирәк...