Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Әнием - якты кояшым" - рәсем конкурсы

Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең  әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бернигә дә карамый сине кичерә, аңлый.

   Әниләр бәйрәме уңаеннан «Әнием якты кояшым» исемле балалар рәсем конкурслары үткәрелде. Конкурста 1,4,6 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар әниләренең сурәтләрен ак кагәзь битләренә төшереп, төрле төстәге буялар белән буядылар. Күңел биреп эшләгән эшләре, бик матур килеп чыкты. Соңыннан ясалган рәсемнәрдән күргәзмә төзелде.