Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сүзлекләр - белем дөньясына ачкыч" - күргәзмә

      23 ноябрь көнне, Түбән Лоҗы авылы китапханәсендә 5,6,7 сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр – белем дөньясына ачкыч» исемендә китапханә дәресе үткәрелде. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә.

 Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22 ноябрьдә – гомуммәгълүм сүзлекче галим В.И.Даль туган көнне билгеләп үтелә.

Чара барышында, кешелек өчен тел төрлелеге һәм байлыгы әһәмияте турында сүз барды.

Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәче балаларны татар теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләре белән таныштылар. Соңыннан укучыларга, сүзлекләр һәм энциклопедияләрнең иң читен сорауларга да тиз һәм төгәл мәгълүмәт бирүче китап икәненә төшендердем. Чарада – 5 бала катнашты.