"Бала үзенең хокукларын белсен!" - хокук сәгате
20 ноябрь - Бөтендөнья балаларның хокукларын яклау көне. Шул уңайдан, китапханәдә «Бала үзенең хокукларын белсен!» исемендә хокук сәгате үткәрелде. Шул ук исемдә иллюстрацияләр белән китап күргәзмәсе төзелде.
Чара барышында, укучыларны “Хокук” һәм “Бурыч” төшенчәләре белән таныштырлды.
Укучыларга, бала хокуклары турындагы Конвенция,аларның хокуклары , бурычлары, бер – береңне хөрмәт итәргә, башкаларның фикерләрен тыңларга, үзеңнекен әйтә белергә кирәклеге турында мәгүлүмәт бирелде. Туган сорауларга җавап бирелде.