"Җәлил укулары" - IV Халыкара әдәби бәйге
9 ноябрь көнне, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм яшь талантларны ачыклау максатыннан Бөтендөнья татар конгресының Милли Шурасы Рәисе оештырган, IV Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенда катнаштым. Китапханәнең актив китап укучысы Тагирова Мөнзилә апа, “Җәлил татар телендә” номинациясендә Муса Җәлилнең “Шагыйрь сые” исемендә шигырен сөйләде.