Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Әйлән - бәйлән фестивале "Канат сыдыру" өмәсе

20 октябрь көнне, мәдният йортында уздырылган «Әйлән - бәйлән» фестивалендә «Канат сыдыру» йоласын күрсәттек. Йола борынгы әбиләребез уйнаган уеннар, борынгы җырлар, уен-көлке, җыр- биюләр белән үрелеп барды.

«Кич утырып канат сыдыру», «Кул эшләре»  уеннары уйнатылды.«Каз канаты», «Шәл бәйләдем»,«Кәрия - Зәкәрия» җырлары башкарылды. Кызлар башкаруында «Чабата»,« Өчле»,« Каз канаты» биюләре күрсәтелде. Кич утыру барышында мәзәкләр, табышмаклар да әйтелде. Каз мамыгыннан мендәр тутыру күренеше күрсәтелде.