"Бер Иделгә - мең чишмә" - әдәби кунакханә
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдиновага - 65 яшь тулу уңаеннан китапханәдә " Бер Иделгә – мең чишмә " дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучынын тормышы, иҗат юлын яктырткан, укучылар яратып укый торган китаплары «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Сәвилә», «Бер тамчы ярату» һ.б китаплары урын алды. Язучының әсәрләре «Изгелек », «Яхшылык», « Намус », « Вөҗдан », һәм «Мәхәббәт» турында уйланырга чакыра.