Китапханәгә экскурсия
14 мартта 1 сыйныф укучылары белән китапханәгә экскурсия үткәрдем. Балалар өчен кайткан яңа китаплардан китап күргәзмәсе төзедем “Китап иле – серле дөнья”.
Укучыларны китапханә белән таныштырдым. Мин аларны, китапханә язылу кагыйдәсе , китап фонды , тематик полкалар, китап күргәзмәләре белән , балалар өчен чыгарылган газета – журналлар белән таныштырдым.
Укучылар белән китап турында табышмаклар әйтү, “Үзеңнең яраткан геройларыңны бел?”, “Ишеткәнеңне истә калдырдыңмы?” кебек уеннар уйнатылды.