"Алтын көз"
16 октябрь көнне «Умырзая» клубына йөрүчеләр чираттагы очрашуга җыелдылар. Көз турында балалар белән ясау өчен иң кулай вакыт. Урамннан балалар белән саргылт, кызгылт төстәге өрәңге яфракларын җыеп кердек. Картон кагәзьләргә без яфраклардан, сары чеби, карга, һәм керпе ясадык. Күңел җылысын һәм тырышлыкларын биреп эшләгән эшләре балаларның бик төгәл,матур һәм кызыклы килеп чыкты. Соңыннан ясалган эшләрдән «Алтын көз» исемендә күргәзмә оештырылды.