"Ач шигърият серләреңне" - шигърият сәгате
4 октябрь көнне китапханәдә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына – 95 ел тулу уңаеннан «Ач шигърият серләреңне» дип аталган шигърият сәгате узды. Шигырь сөюче дуслар «Бәхет», «Чишмә», «Серләремне сиңа сөйлим», китапханәче «Ач, шигърият серләреңне», «Укытучы яшьлеге» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең иҗаты һәм укылган шигырьләр буенча фикер алышу үткәрелде.
Кичә ахрында шагыйрәнең иҗатын яктырткан «Җырлап үтик еллар аркылы» исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.