Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Гомер көзләре гел кояшлы булсын" - өлкәннәрне тәбрикләү

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез техник хезмәткәр Абзалова Фәния апа һәм гомере буе клуб мөдире булып эшләгән Валиева Сәлимә апаны бәйрәм белән котладык. Ветераннарны укучылар эшләгән открытка һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеп иң изге теләкләребезне җиткердек.

Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк -  дигән ихлас сүзләрне дә ирештердек.