"Бәйрәмгә - чәчәкләр" - өлкәннәр көненә открыткалар әзерләү
18 сентябрь көнне, “Умырзая” балалар түгәрәгенә йөрүчеләр, чираттагы очрашуга җыелды. Без, өлкәннәр көненә карата котлау открыткалары ясадык.Картонга, төсле кәгазьләрдән, чәчәк һәм яфраклар ябыштырдык. Открытканың икенче ягына мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлккәнәребезгә котлау сүзләре яздык. Күңел җылысын биреп ясаган открыткалар бик матур килеп чыктылар.