"Чишмәләр - яшәү чыганагы" - эко субботник
Республикада, районыбызда санитар - көзге экологик икеайлык башланды.17 сентябрь көнне, 6,7 сыйныф укучылары белән су буенда, чишмә янында эко субботникка җыелыштык. Санитар – экологик икеайлык кысаларында, чишмә буйларын, җәй буе җыелган чүп – чарларлардан арындырдык. Пластик шешәләрне,поэлителен пакетларны махсус капчыкларга тутырып, махсус контейнерларга бушаттык.