"Матбугат битләрендә - нәшрият яңалыклары"
14 сентябрь көнне китапханәнең актив китап укучылары белән яңа кайткан журналларга информация сәгате үткәрелде. Вакытлы матбугатның вакытында килүе китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газет журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Урта яшьтәге хатын-кызларыбыз “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” , “Татарстан республикасы” газет- журналларны яратып укысалар, өлкән буын күбрәк татар телендә чыгучы "Ватаным Татарстан", "Сөембикә",”Сәхнә”, "Казан утлары", "Идел", ны үз итәләр. Ир егетләребез исә, "Чаян", “Татарстан” , “Чын Мирас” ка өстенлек бирәләр. Укучыларыбыз, көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атлыйбыз!- диләр .