Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Көзге урман" - рәсем дәресе

04 сентябрь көнне “Умырзая” клубына йөрүче балалар чираттагы очрашуга җыелдылар. Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Балалар белән бездә белән “Көзге урман” темасына рәсемнәр ясадык. Алсу, өй янында үсеп утыручы кызыл җимешләре белән миләш агачларын сурәтләде, Әдилә, зур корзинага тутырылган алма, грушаларны кызыл, сары төсләргә буяды.  Алена, урманда гөмбә җыючы керпене төрле төсләргә буяп ак кәгазъгә төшерде. Балаларның күңел җылысын биреп ясалган рәсемнәре бик матур килеп чыкты. Соңыннан ясалган рәсемнәр буенча күргәзмә төзелде.