"Без табигать дуслары" - танып - белү сәгате
Табигать ул-гүзәллек,
могҗиза,тылсым!
Ямьле җәй дә үтеп китте . Бүген каникулның соңгы көне. Балаларның җәйге каникулларында китапханәдә, саф һавада төрле чаралар уздырыла.Бүген дә балалар белән табигать кочагында “Без – табигать дуслары” исемендә танып – белү дәресе үткәрдек.
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.
Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала. Балалар белән әйләнә-тирә табигать , аның гүзәллеге турында һәм аның кешеләргә китергән файдасы, аны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрелде.
Дәрес башында балаларга, сезнең белән табигатне ничек сакларга? - дигән сорау әйтелде.
Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен,
Нишләргә кирәк? Нишләмәскә кирәк?
урманнарны сакларга, агачларны сындырмаска
кошларга оя ясарга теләсә кая чүп ташламаска
чәчәкләр үстерергә кош ояларын туздырмаска,
табигатьне сакларга чәчәкләрне өзмәскә,
чишмәләре карарга … елга буйларын пычратмаска,
кошларны үтермәскә... – дигән бердәм фикергә килдек.
Соңыннан балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күтәренке күңелләр белән өйләргә таралыштык.