Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

" Язмышымда - яшәү дәрте" - шигърият сәгате

6 сентябрь көнне китапханәдә шагыйрә Флера Гыйзәтуллинага 90 яшь тулу уңаеннан “Язмышымда – яшәү дәрте” исемендә шигърият сәгате узды. Китапханәче Флера Сабирҗан кызының тормыш юлы  аның иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен яратып тыңладылар.  Шигырь сөюче укучыларыбыз “Онытма син безне татарстан!”, Ил өчен”, “Язмыш язганда”, “Сугыш тынды”, “Тукай туган җирдә” һ.б. шигырьләрен укыдылар.