"Балалар матбугаты - барсына да кызык"
30 июнь көнне Югары Лоҗы авылы күчмә китапханәдә , ачык һавада балаларның җәйге каникулларын файдалы итеп үткәрү уңаеннан, яңа кайткан Сабантуй, Салават күпере, “Ялкын”журналлары һәм “ Көмеш кыңгырау” газеталары буенча информация сәгате үткәрелде. Балалар журналарының соңгы саннары белән таныштылар. Балалар журналлардагы башваткычлар, кроссвордлар, табышмакларга, викториналарга сорауларына җаваплар таптылар. Яңа уеннар белән таныштылар, тәрбияви әкиятләр укып үзара фикер алыштылар.