Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган илнең батыр уллары"

25 август көне, Җәлилчеләргә багышланган “Туган илнең батыр уллары” исемендә батырлык сәгате үткәрелде. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшесендәге Плетцензее шәһәрчеге Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә  - 77 ел тулды.

Кичә өчен “Батырлар юлы” исемендә иллюстрацияләр белән  җәлилчеләренең тормыш һәм батырлыкларын яктырткан  китап күргәзмәсе төзелде.

 Чара барышында  шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” китабыннан “Кызыл ромашка”, “Кичер илем”, “Алман илендә”, “Кошчык”, “Яшь ана” шигырьләрен кычкырып укыдык. Балалар өчен язылган шигыләрдән бер куплет укып “Шигырьнең исемен әйт” исемендә викторина үткәрелде.

Илебез өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләрне балалар бер минут тынлык белән искә алдылар.