Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ак калач"

23 август көнне  уен – фест кысаларында  татар халык уены фольклорына багышланган балалар белән “Ак калач” уенын уйнадык. Балалар фольклоры – нәниләрнең телен, зиһенен ачуда, күңелләрен күтәрүдә мөһим роль уйный.

 Уен барышында, балалар кулга – кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый – җырлый, калач ничек пешүен, җәелү – кысылуларын кул хәрәкәте белән күрсәтеп уртадагы баланы кысып куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктегеләргә кушыла һәм уен – җыр шулай дәвам итә. Мероприятиядә – 11 бала катнашты.