Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Россия флагы горур җилферди"

22 август Россия дәүләт флагы көне. Шул уңайдан китапханәдә “Россия Флагы горур җилферди”  дигән темага информация сәгате үткәрелде. Максат балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр. Флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды. Балалар белән “Мин дәүләт символикасын беләм” бәйгесе оештырылды. Шулай ук “Флаг России символ государственности” исемле презентация күрсәтелде.