Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яшьлек утравының олпат әдибе"

17 август көнне шагыйрь, язучы Әдип Маликовның туыына – 100 ел тулу уңаеннан “Яшьлек утравының олпат әдибе” исемендә әдәби сәгать үткәрелде. Әдип Маликов диюгә башкалар турында кайгыртучы, башкалар өчен  борчылып йөрүче, оста оештыручы, сугышларсыз туган көнгә куанып яшәүче, олы йөрәкле солдат – әдип килеп баса. 

Шул ук исемдә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен яратып тыңладылар. Поэзия сөюче Шәйдуллина Земфира, Шарипова Миләүшә һәм китапханәче  шагырьнең  “Җуелмас хәтер”, “Туган як җиле”.  “Бергә яккан учаклар”  китапларыннан “Карый илем Әлмәт якларына”, “Ладога ярындагы учак”, “Сиңа һаман унсигез”, “Юлларым”һәм башка шигырьләрен укыдылар.