"Сәламәт булыйм дисәң - спорт белән шөгельлән" - сәламәтлек сәгате
Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шө-гыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый,кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәптәге яңа мавыгулар һәм дәресләр белән бөтенләй кызыксынмый башлый.
14 август Бөтенроссия физкультурниклар көне уңаеннан, Югары Лоҗы авылында яңа гына җиткезелгән балалар мәйданчыгында «Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән шөгельлән» исемдә сәламәтлек сәгате үткәрелде. Балалар иң элек физкультура күнүгүләрен кабатладылар, төрле уеннар уйнадылар. Аннары турникта күтәрелү, мостик төшүдә, отжимание ясауда көчләрен сынаштылар.
Соңыннан балалар яңа гына шушы мәйданчыкны җиткезгән Олег абыйларына зур рәхмәтләрен җиткезделәр.