"Тайгак юлдан атламыйк!"
26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза.
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Әлеге глобаль пролеманы хәл иткәндә барлык җәмәгатьчелек белән берлектә тырышып кына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Шул уңайдан китапханәдә “Тайгак юлдан атламый” исемендә профилактик - кисәтү сәгатье үткәрелде.
Балалар белән наркомания афәтенең кешелек өчен ни кадәр куркыч чир булуы, мәкерле элмәккә эләкмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.
Кичә өчен “Тормыш яшәү өчен кирәк” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.
Балалар белән “Юк – дип әйтергә әзер бул!” исемендә өндәүче плакат эшләнде.
Яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, наркотиклрга карата нәфрәт хисе уяту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү уңаеннан
урамда яшьләр арасында “Наркотикларсыз тормыш – бәхет юлына” исемдә наркотикларга кашы акция үткәрелде һәм “Наркотиклар – ул үлем”, “Нарктикларга – юк диген”, буклетлар таратылды.