"Чиста ярлар" - экологик акция
Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә, Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. XXI гасыр башында дөньяда экологик халәт кискен начарлана башлады. Шул уңайдан – әйләнә-тирә мохитне саклау, сакчыл мөнәсәбәт булдыру максатыннан бүген балалар белән су буе ярларын, чишмә буен чүп - чардан тазарттык. Балалар чишмә суын эчеп сусауларын бастылар. Балалар белән әйләнә тирәбезнең мохиты матур булсын өчен, чүпләрне теләсә кайда атмаска, махсус контенерларга тутырырга, су һәм чишмә буйларын һәрдаим чистартып тотканда гына безнең табигатебез чиста булуы һәм ул безнең тормыш чыганагы турында әңгәмә үткәрелде.
Әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан китапханәдә "Табигать чисталыгы - җан чисталыгы" исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.