"Әдәбият һәм туган җир"- китапханә фестивале
03 июнь көнне Бура Кирта мәдәният йортында китапханәчеләрнең "Әдәбият һәм туган җир" дип аталган урам фестивале узды. Бу фестивальдә Югары Лоҗы, Бигеш, Югары Пәнәче, һәм Бура Киртә китапханәчеләре дә катнашты.
Фестивальне Миләүшә Шарипова "Әссәмәгаләйкум" җыры белән ачып җибәрде. Югары Пәнәче авылы мәдәнияты каршында эшләп килүче “Мизгел” бию ансамбеле башкаруында “Татар кызлары” биюе һәркемнең күңеленә хуш килде.
Килгән кунакларга төрледән-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде. "Күңелләрдә халкым бизәге” , “Кул эшләрем – җанга сихәтем", "Тылсымлы тартмачыклар", "Күңел җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигү әйберләре, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр урын алды. Теләгән һәркем фотозонада фтога төшә алды.
Фестивальдә Туган як турында шигырьләр, укыдылар, Татар халык йоласы “Килен мендәре тутыру” йоласы күрсәтелде.