"Кояшлы балачак илендә" - балалар бәйрәме
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаенан “Кояшлы балачак илендә” исемендә балалар бәйрәме үткәрелде.
Балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Балалар спорт уеннарында җитезлектә көч сынаштылар. Аяк арасына туп кыстырып йөгерү, “Чәчәкләр җыю”, “Себеркегә атланып очу”.”Кул белән туп “ атып уйнау ярышларында актив катнаштылар.
Балалар мәйдәнчыгында “Исәнме, китаплы җәй!” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсеннән балалар үзләре теләгән китапларны алып , җәй турында шигырьләр һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар. Укыганнар буенча балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. “Җәй”турында табышмаклар әйтештек. Бәйрәм бик күңелле узды.