Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Шартлау.Гамъсезлек сабаклары"

Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигага – 35 ел тулды. Ул җан өшеткеч вакыйгадан соң күпме генә вакыт үтсәдә, аның нәтиҗәләре белән әллә ничә буын очрашыр, күпләрне тетрәндерер. Әлеге һәлакәт  нәтиҗәләрен бетерүдә турыдын – туры 600 мең катнаша. Шуларның икесе Түбән Лоҗылылар, Юнысов Альберт Габделхәй улы һәм Сафиуллин Сәүбән Нурулла улы. Шушы вакыйга уңаеннан аның өендә очрашу үткәрелде.

 Сәүбән абыйны Чернобыльдә  шартлау булганннан соң 1987 елның 1 нче маенда Военкомат чакыруы буенча  аларны алып китәләр. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәре янында 2 атна укуда булалар. Анда аларны, радиоактив калдыклар белән эшләргә өйрәтәләр. Аннары төнлә белән Чернобыльгә алып чыгып китәләр. Анда алар хәрби киемннән, башларына маска киеп станция тирәсен радиоактив матдәләрдән чистарталар, бушаган урыннарда җирнең өске катламын җыеп алалар. Анда 2 ай эшләгәнннән  өйләренә кайтарып җибәрәләр. Хәзер Сәүбән абыйга 77 яшь тулды, ул еш чирләп тора, җитмәсә моннан ике ел элек  чирләп хатыны  вафат була. Аңа тыныч көннәр, сәламәтлек теләп калдык.