Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җиңү килде җирне нурга күмеп" - митинг

  8 май көнне Түбән Лоҗы авылында Бөек Җиңүнең – 76 еллыгына багышланган  “Җиңү килде җирне нурга күмеп ” дип исемләнгән митинг булды. Клуб янында авыл халкына авылдашларыбыз хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Бәйрәмгә шулай ук тыл ветраннары, сугыш чоры балалары килде. Аларны тәбрикләп клуб мөдире Э.Х.Исламова сүз алды. Сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.. Ветераннарның үзләренә сүз бирелде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.