"Матур өйдә - матур шигырьләр"- кычкырып уку
Күренекле татар шагыйре Ренат Хариска – 80 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә “Матур өйдә – матур шигырьләр” исмендә кычкырып уку үткәрелде. Чарага 3 һәм 5 сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышында балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым. Шагырьнең “Матур өй” китабыннан “Матур өй”, “Лап – лап” тан “Әнием”, “Капитан әтәч”, “Лап – лап, “Без кунакка барабыз” китабынннан сәнгатьле итеп өзекләр укыдылар. Кичә өчен оештырылган “Шигърият юллары чатында” исемендә китап күргәзмәсендә балалар әле моңарчы укылмаган яңа китаплары белән таныштылар һәм өйләренә яздырып та алдылар.