Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тукайның тылсымлы дөньясы" - рәсем конкурсы

24 апрель көнне китапханәдә, Габдулла Тукай тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукайның тылсымлы дөньясы " исмендә рәсем конкурсы үткәрелде.  Чарага башлангыч сыйныф укучылдары чакырылды. Балалар шагыйрьнең күренекле «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләреннән күренешләрне ак кагәзъгә төшерделәр. Шулай ук балаларның яраткан шигырьләре «Сөткә төшкән тычкан», «Эшкә өндәү», «Туган авыл», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрьеннән күренешләр ясадылар. Ясалган рәсемнәр буенча балалар белән фикер алышу булды. Бу рәсемне кем ясаган, ул нинди әкияттән, әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? Балалар шулай итеп үзләре ясаган әкият геройлары турында сөйләделәр. Балаларның ясаган рәсемнәре кызыклы һәм бик матур килеп чыктылар. Аннары ясалган рәсемнәрдән «Тукйның тылсымлы дөньясы» исемендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык.