Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яз белән Тукай кайта" - әдәби музыкаль кичә

Апрель Габдулла Тукай ае. Клубта мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  “Яз белән Тукай кайта” исемендә әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Чарага башлангыч һәм урта  сыйныф укучылары чакырылды. Моның өчен “Габдулла Тукай – милләтнең рухи байлыгы” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. “Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендә күргәзмәдә, укучыларның Тукайның әкият геройлары буенча эшләнгән  рәсемнәре кул эшләре урын алды.

Кичә “Бәйрәм бүген” җыры белән башланды.2, 3 сыйныф укучылары шагыйрьнең  “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары Зиатдинова Гүзәл белән Мифтеева Лилия “Бала белән күбәләк” шигырен  сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Кичәнең икенче өлешендә Балаларга “Тукай – бөек шагыйрь” исемендә электрон презентация күрсәтелде.

Кичәнең өченче өлешендә укучылар белән  “Тукайны яратабыз”, “Исемдә калганнар” истә калганмы?  уен – викторинасы үткәрелде.

Соңыннан “Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендәге рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.