Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Символлар безгә ни сөйли?

Китапханәдә Татарстан Дәүләт гербын кабул итүгә 25 ел тулуга багышланан тематик сәгать үткәрелде . “Символлар безгә ни сөйли?” исемендәге китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә китаплар Татарстан гербы урын алды.

Укучыларга Татарстан гербын барлыкка килү тарихы турында мәгълүмәт бирелде. Балалар “Герб тасвирлавы” – викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.

Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, уй – хыялларын гәүдәләндерә. Шуңа күрә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, кадерләп сакларга кирәк.