Информация сәгате:"Һөнәрләр күп - теләгәнеңне сайлап ал!"
15 апрель көнне,китапханәдә һөнәр сайлау атнасы кысаларында 8,9 сыйныф укучылары белән «Һөнәрләр күп – теләгәнеңне сайап ал!» исемендә информация сәгате үткәрелде.
“Киләчәктә кайда укырга?” исемендә күргәзмәдә төрле һөнәр ияләрен яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Укучыларга «Һөнәр сайлау – җаваплы эш» презентациясе күрсәтелде. Аның барышында “Укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы? дигән анкета сорауларына җавап бирделәр.