Танып - белү сәгате"Галәмгә юл салучы"
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне. Кешенең галәмгә очуына 60 ел тулды. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток - 1” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин.
Шул уңайдан китапханәдә “Галәмгә юл салучы ” исемендә танып – белү сәгате үткәрелде. Чара өчен “Галәм киңлекләренә сәяхәт” исемендә иллюстрацияләр белән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча күзәтү ясалды. Чарага 1,2,3,5,7 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны галәмгә иң беренче булып “Восток-1” космик кораблендә очкан совет комонавты Ю.А.Гагаринның биографиясе томыш юлы, шулай ук космонавтикага нигез салучы галим К.Э.Циолковский һәм космос ракеталарының төп конструкторы булган С.П.Королевның эшчәнлеге турында таныштырылды. Кичә “Галәмгә юл” исемендә презентация белән үрелеп барылды. Соңыннан укучыларга сөйләгәннәр буенча “ Син космос турында нәрсәләр беләсең?” исемендә викторина сораулары бирелде. Космонавтика тарихында безнең районыбыз турында, Тәкмәк авылы җиренә төшкән беренче тәҗрибә – Чернушка эте турында мәгълумат аеруча балаларны кызыксындырды. Соңыннан укучыларга сөйләгәннәр буенча “ Син космос турында нәрсәләр беләсең?” исемендә викторина сорауларына җаваплар бирделәр.