Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Тематик сәгать "Җиһан акчарлагы"

8 апрель көнне китапханәдә, Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне  һәм космоска  беренче кеше очуга 60 ел тулу уңаеннан   «Җиһан акчарлагы» исемендә тематик сәгать үткәрелде. Кичә өчен  « Беренче  хатын – кыз галәмдә » исемендә иллюстрацияләр белән  китап күргәзмәсе төзелде. Кичәбез герое,  моннан 58 ел элек 1963 елныөң 19 июнендә “Восток – 6”  корабында  дөньяда беренче иң беренче булым галәмгә очкан хатын – кыз Валентина Терешкова турында. Китапханәче аның биографисе һәм тормыш юлы белән таныштыра. Әңгәмә барышында,  әлеге очыштан соң тере легендага әйләнеп аның исеме бөтен дөньяга таралуы, күп кенә объектларга аның исеме бирелүе турында мәгълүмәт бирә.

 Кичә ахрында илебезнең иң югары бүләкләренә ия булган, батыр ханым, күпләр өчен үрнәк булып тора – дигән фикердә кичәбезне тәмамладык