Библиографик дәрес: "Китапның килеп чыгу тарихы"
Китапханәдә 2 апрель халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Китапның килеп чыгу тарихы” исемендә библиографик дәрес үткәрелде. Моның өчен “Балалар китабы сихри дөнья” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.Балалачак энциклопедиясе китбы аша , балалар язучылары белән таныштылар, аларның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар. Яңа китапларга күзәтү ясалды, китап турында шигырьләр укылды, китап уку һәм китапны саклау кагыйдәләре турында мәгълүмәт бирелде. Дәрес ахрында балалар белән “Китапның килеп чыгу тарихы” исемендә презентация карадык.